Ах, бу тылсымлы цирк дөньясы …

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Ах, бу тылсымлы цирк дөньясы …

 

Фокуслар турында сөйләгәндә, кагыйдә буларак, без балачакны, цирк һәм матур могҗизалар белән тамашачыларны шаккаттыручы цилиндрдагы иллюзионистны  искә алабыз.  12 июньдә    “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе кызлары һәм малайлар нәкъ менә шундый серле атмосферага чумдылар. Юрий Никулин исемендәге Мәскәү циркы директоры Ирина Васильевна Дерябина чакыруы буенча,  алар тылсымлы цирк иленә эләктеләр. Балалар зур кызыксыну белән Аюның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүен карадылар. Диңгез арысланнары, пудельләр, кәҗә чыгышлары балаларны сокландырды.  Балалар барлык артистларга да   кул чаптылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International