11 июнь көнне Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган тантаналы чара узды.
Россия көне-илебездә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ул төрле буын кешеләрен, төрле милли мәдәниятләрне һәм төрле дин вәкилләрен берләштерә, Россиянең барлык гражданнарын берләштерә.
Бәйрәм чарасы кысаларында хезмәткәрләр Россия турында бәйсез һәм ирекле дәүләт буларак сөйләделәр. Чарада катнашучылар патриотик фильм карадылар, шулай ук алар өчен тематик викторина уздырылды. Бу бәйрәм һәр халык һәм һәр кеше үзен аерылгысыз бер өлеше итеп күрә торган бөек Ватаныбызның гражданнарының берләшүе.