Начар гадәтләрдән башка тормыш»

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Начар гадәтләрдән башка тормыш

Соңгы вакытта яшүсмерләр арасында наркомания проблемасы бик актуаль булды, наркотик чараларның яңа төрләрен җитештерүнең тотрыклы тенденциясе күзәтелә. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында " Дизайнер наркотиклары» (танылган наркотикның химик структурасын бераз үзгәртү юлы белән алынган синтетик матдәләр) популярлаша бара. Наркотик матдәләр безнең гасырның мәгълүмати технологияләре аша   билгеле булалар. Интернет челтәре аша, бигрәк тә социаль челтәрләр аша үтеп керәләр..Көчәя барган наркоманиягә каршы көрәшү өчен, яшүсмерләр арасында күбрәк агарту һәм профилактик эшләр үткәрергә кирәк, Нәкъ менә шуңа күрә, 2019 елның 13 маенда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 24 социаль хезмәт алучылар өчен лекция-әңгәмә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тренинг үткәрелде.

Чараның төп максатлары һәм бурычлары:

- тәмәке төтененең, алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына зыяны турында белемнәрне формалаштыру;

- зарарлы гадәтләргә карата әхлакый позиция эшләү;

- балигъ булмаганнарны үз сәламәтлекләрен формалаштыру һәм саклау эшчәнлегенә җәлеп итү;

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар, үзләре өчен кеше сәламәтлеге – ул иң мөһим хәзинә дигән нәтиҗә ясадылар. Начар юлда йөрергә  ярамый, тормыш бер тапкыр бирелә һәм аны сакларга кирәк!Каменская В.И.  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы,

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International