ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган тематик чаралар булып узды. Тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре белән берлектә балалар өчен бәйрәм дәресләре оештырдылар, аларда уен формасында Ватаныбыз гербының һәм флагының әһәмияте турында сөйләделәр.

Балалар Россиянең яңа тарихына матур экскурс алдылар, СССР таркалганнан соң илнең барлыкка килү чоры турында белделәр. Чара музыкаль өлештән башка узмады: балалар белән бергә иң яхшы патриотик һәм халык җырлары башкарылды. Бәйрәм мөмкинлекләре чикле балаларга һәм яшүсмерләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.

Җәйге каникуллар вакытында Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре кием ремонтлау һәм тегү ательесында булдылар.

2019 елның  11  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган  бүлек тәрбиячеләре “Туган якның данлыклы кешеләре ” дигән видео дәрес күрсәттеләр.

Бүген, 2019 елның 11 июнендә Кукмара районында социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар һәм социаль хезмәт ветераннары, шулай ук районда эшләүче социаль учреждениеләр: социаль яклау бүлеге; «Тылсым» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге; «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге; матди ярдәм бүлеге; «Наз»социаль ярдәм үзәге катнашты. Анда йөздән артык кеше катнашты.

Сабантуй  – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу. Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Татар дөньясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына да китереп булмый. 8 июнь көнне Чистай шәһәре янындагы Луч аланында Чистай районы Сабантуе гөрләп узды. Иртәнге сәгать 10 тулу белән мәйданда Сабан туеның олы кунаклары - хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районыбызның язгы кыр эшләре алдынгылары, авыл җирлекләре башлыклары фермерлар һәм башка тармакта эшләүче алдынгыларны бүләкләделәр.

2019 елның 10 июнь көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Хуҗина Шәмсекамал Фархулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсекамал апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

    2019 елның 11 июнендә, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы җирлегендә, әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан балалы гаиләләргә хокукый ярдәм курсәтү максатыннан комиссион утырыш булып утте. 

Россия көне алдыннан  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында культорганизатор “Минем Россия” дип аталган тарих сәгате үткәрде. Ул бәйрәмнең барлыкка килү тарыхы белән таныштырды. Дәүләт төзелеше, илнең төп законы- Конституция, федерация, Ватан, ватанпарварлык, милләт төшенчәләре турында сөйләде.

2019 нчы елнын 10нчы июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү

үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова ДЦ “Волонтер” активистлары белән берлектә “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм хезмәт лагеренда “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән чара үткәрделәр.

      Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 11нче июнендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International