«Россия көне» .Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь-иң яшь һәм  тантаналы милли бәйрәм-Россия көне. Бу бөтен рус халкы өчен үзенчәлекле көн- горурлык көне. Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат - йортында шушы истәлеклекөнгә багышланган бәйрәм чаралары узды. Социаль эш буенча белгеч  Э. С. Батталова барысын да Россиянең туган көне белән котлады, бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде, Туган ил турында матур шигырьләр укыды. Социаль хезмәт алучылар "Иң танылган рус кешесе" дигән викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр, " Подскажи словечка»  уенын уйнадылар . Бу уенда Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Туган ил, туган як турында җырлар җырладылар. Соңыннан бергәләп Тынычлык күгәрчене шаблонын  бизәделәр. Чара бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International