ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның   11 нче июнендә Балтач районы мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы рәвештә бәйрәм чарасы узды.

Баулы интернат - йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен " Россиягә мәхәббәт белән «дигән чара уздырганнар.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында кеше ярдәменнән башка яши алмаган балалар бар. Әлеге балалар вакытларының күп өлешен үз йортында үткәрергә мәҗбүр. Әмма мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, алар актив рәвештә иҗтимагый тормыш белән кызыксыналар, актив тормыш позициясен күрсәтергә омтылалар.

13.06.2018 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» социаль хезмәт алучылар һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган викторина узды. Чара үз иле турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды. Викторина Россия Федерациясе тарихына һәм ил символларына багышланган иде. Әлеге чарада бүлекнең барлык социаль хезмәткәрләре һәм 10 хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты. Катнашучылар уен формасында Россия һәм аның символлары турында белемнәрен күрсәттеләр.

       «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Россия көненә багышланган «Минем яраткан туган ягым» дигән темага асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Балалар төсле акбурлар белән Россия флагы, күк йөзе, кояш, салават күпере һәм башка бик күп кызыклы рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

2019 елның 14 июнендә ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары планы нигезендә, Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары өчен поселок китапханәсендә, ТАССР барлыкка килгән чорда әдәби эшчәнлекне яктыртучы мәгълүмат сәгате үткәрелде.

«Җәлил картлар йортында» «Дөньяны үзгәртергә телисең икән – башта үзеңнән башла» дигән төркемле чара

2019 елның 13 июнендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, хезмәткәрләрнең  биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан,  һөнәри стандартлар белән билгеләнгән белем, укыту, һөнәри күнекмәләрне һәм эш тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләрне аттестацияләү булып узды.

12 нче июньдә илебез халкы ел саен Рәсәй көнен зур бәйрәм итеп билгеләп үтә. Шул уңайдан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә илебезнең тарихын тасвирлаган китаплар һәм Рәсәйнең дәүләт тамгасы буенча төрле материаллар, язмалар туплап, “Минем туган йортым” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

12 июнь-иң яшь, әмма иң тантаналы милли бәйрәм-Россия көне. Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн, Россия Федерациясе өчен горурлык көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International