«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Россия көненә багышланган «Минем яраткан туган ягым» дигән темага асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Балалар төсле акбурлар белән Россия флагы, күк йөзе, кояш, салават күпере һәм башка бик күп кызыклы рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.