2019 елның 11 һәм 13 июнь көннәрендә Әлки муниципаль районының " Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бу вакыйгага багышланган бәйрәм чаралары үткәрделәр.
Бу көнне безнең учреждениедә узган барлык чараларның символлары: флаг, герб һәм Россия гимны иде. Бәйрәмдә балалар илебезнең символикасы, Ватан, Туган як һәм бәхетле балачак турында шигырьләр укыдылар. Балалар төрле конкурсларда һәм танып – белү викториналарында катнаштылар. Россия, Россиянең дәүләт һәм рәсми булмаган символлары турында презентация карадылар.
Балалар Россия көне – ирек бәйрәме, гражданнар тынычлыгы, закон һәм гаделлек нигезендә, барлык кешеләрнең ризалык бәйрәме икәнлеген белделәр.
Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды. Аларда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган барлык чаралардан бик күп тәэсирләр калды.