«Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар арасында 11 июнь көнне балалар паркында Россия көненә багышланган скандинавия йөреше фестивале узды.
2019 нчы елның 10 нчы июне көнне “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 12 балигъ булмаган бала өчен Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Россия – туган илем" дигән дәрес үткәрде.
Максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, бала туган һәм ул яши торган урыннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; үз иленең тарихына һәм традицияләренә кызыксыну уяту.
Зәйлеләр Казанда 14 июньдә мастер-класс күрсәттеләр. Казанның «Корстон» комплексында социаль хезмәткәрләр Көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Зәйдән 2 мастер-класс күрсәтелде.
Россия көнен үткәрү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр һәм китаплар уку үткәрделәр.
2019 елның унөченче июнендә Олыяз, Манзарас, Лубян авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендэ яшәүче унсигез социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “Гомер көзе” программасы буенча чара уткәрелде. Чара өй шартларында лекция рәвешендә узды. Лекциянең темасы: “Өлкән яшьтәге кешеләрнең дәрәҗәләре”.
Бүген Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә кече Сабантуй узды. Матур почмакта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт бакчасында традицион уеннар үткәрелде. Милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны чагылдыручы бәйрәм күңелле уеннар, конкурслар, эстафеталар белән дәвам иттелде. Бу чарага килгән өлкән кешеләр бик актив һәм тату булдылар: ике командага бүленеп, аркан тарттылар, җырладылар һәм биеделәр, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, иганәче ярдәме белән, «Джакколо-Жульбак» дигән өстәл уены булдырылды.
Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2019 елның 14 июнендә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Кече Сабантуй» чарасы уздырдылар.
2019 елның 14 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен “Табигый характердагы хәлләр вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре ” дигән видео дәрес күрсәттеләр.
«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Сарман муниципаль районының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Э. М. Ибраһимова һәм Икътисад министрлыгының эшмәкәрләргә ярдәм фонды төбәк вәкиле А. Ф. Сабитова катнашында җыелыш уздырылды. Алар Үзәк хезмәткәрләренә төп хезмәттән тыш вакытта халыкка түләүле нигездә хезмәт күрсәткән очракта «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын куллану мөмкинлеге турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.