Рәсәй көне

2019 елның 14 июне, җомга

12 нче июньдә илебез халкы ел саен Рәсәй көнен зур бәйрәм итеп билгеләп үтә. Шул уңайдан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә илебезнең тарихын тасвирлаган китаплар һәм Рәсәйнең дәүләт тамгасы буенча төрле материаллар, язмалар туплап, “Минем туган йортым” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күңел ачу чараларын оештыручы хезмәткәр Фирдания Алексеева “Минем Ватаным” дип исемләнгән темага әңгәмә оештырды.  Әңгәмәне “ Йөз еллык тарихы, күптөрле милләт халкын туплаган, картада да иң зур урын биләп торучы ил,”- дигән сүзләр белән башлап җибәрде Фирдания Әхәт кызы. Әңгәмәдә Рәсәй тарихының күптөрле истәлекле вакыйгалары, күнелле мизгелләре искә алынды. Әңгәмә ахырында тернәкләнү узучылар бергәләп туган илебез турында җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International