2019 елның 13 июнендә «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәвен билгеләү максатыннан, һөнәри стандартлар белән билгеләнгән белем, укыту, һөнәри күнекмәләрне һәм эш тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләрне аттестацияләү булып узды. Аттестацияне оешманың 15 хезмәткәре узды. Һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләү буенча тест контролен узганнан соң, хезмәткәрләр аттестация комиссиясе сорауларына җаваплар бирделәр.