2019 нчы елның 11 нче июнендә Балтач районы мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы рәвештә бәйрәм чарасы узды. Социаль хезмәткәрләрне котларга район башлыгы Рамиль Нотфуллин килде. Бәйрәм сәбәпчеләренең күбесен тантаналы шартларда хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, район социаль яклау бүлеге һәм “Наз” үзәгенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.