“Җәлил картлар йортында” яшәүче өлкәннәр өчен психолог Нәҗметдинова Гөлнара җитәкчелегендә «Үзеңә ярдәм ит " дигән тренинг программасы буенча төркемле чара үткәрелде.
Дәреснең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрдә картлык буенча уңай стереотип формалаштыру.
Әлеге чара катнашучыларның кайбер шәхси үзенчәлекләрен аңлауга һәм үзләренә, шәхескә мөнәсәбәтне оптимальләштерүгә багышланган иде. Дәрес катнашучылар белән танышудан башланды, алга таба катнашучыларның игътибарын үз шәхесләренә юнәлтү, үз кичерешләренә, уй-фикерләренә, үз-үзеңне тоту алымнарына юнәлтү өчен күнегүләр ясалды. Аннары «Үзебезгә мөнәсәбәтне үзгәртәбез» дигән лекция тыңладылар, ул үз-үзеңә һәм әйләнә-тирә дөньяга карашны уңай якка үзгәртү турында иде. Дәрес ахырында интернатта тәрбияләнүчеләр картлыкларын ничек каршы алулары бары тик уз-узеннән генә тора дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 4 кеше катнашты.