Яр Чаллы шәһәре “Доверие” үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен сувенирлар ясадылар

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында кеше ярдәменнән башка яши алмаган балалар бар. Әлеге балалар вакытларының күп өлешен үз йортында үткәрергә мәҗбүр. Әмма мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, алар актив рәвештә иҗтимагый тормыш белән кызыксыналар, актив тормыш позициясен күрсәтергә омтылалар.

Россия көне алдыннан “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшь социаль хезмәт алучыларга ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен сувенирлар әзерләүдә катнашырга тәкъдим итте. Балалар белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм ярымстационар формада шәхси дәресләр үткәрелде. Моның өчен социаль эш буенча белгечләр Сафронова Ольга, Сәлахова Ләйсән, Кондрашкина Анна, Хасимова Альбина, Меньшова Ләйсән, Габдрахманова Альбина, Гайфетдинова Айсылу, Мәхмүтова Эльвира, Хәертдинова Алсу, Атласова Ленара бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, дәүләт символикасы, узган елларда шәһәрләр һәм авылларда узган бәйрәм чаралары турында мәгълүмат туплаган матур иллюстратив материал тәкъдим итте.

Сувенир макеты социаль эш буенча белгеч һәм мастер-класс җитәкчесе Сафронова Ольга тарафыннан әзерләнгән иде. Әлеге макет балигъ булмаган балаларның үзенчәлекләре, аларның кәгазь, кайчы, җилем белән эшли белүләрен исәпкә алып эшләнде.

Барлыгы балалар 51 сувенир ясады. Бу эшкә һәр балигъ булмаган бала зур җаваплылык, тырышлык белән килде.

Барлык сувенирлар да “Доверие” комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә өлкән яшьтәге социаль ярдәм алучылар өчен тапшырылды. “Мондый бүләк минем өчен көтелмәгән булды. Шунысы гаҗәп: балалар авыруларына карамастан, безгә – өлкән буын кешеләренә ярдәм итәргә, игътибарлы буларга омтылалар”, – дип сөйли социаль хезмәт алучы Мирапия апа.

Мондый чаралар балигъ булмаганнарга актив гражданлык позициясен күрсәтергә булыша, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлар, мохтаҗларга кайгырту хисе формалаштыруда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International