Зәйлеләр Казанда мастер-класс күрсәттеләр

2019 елның 14 июне, җомга

         Зәйлеләр Казанда 14 июньдә мастер-класс күрсәттеләр. Казанның «Корстон» комплексында социаль хезмәткәрләр Көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Зәйдән 2 мастер-класс күрсәтелде. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Верхотурцева Юлия һәм Тимофеева Ольга коллегалары белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше методлары һәм формалары белән уртаклаштылар. Тәкъдим ителгән методикалар һәм эш рәвешләре республиканың социаль учреждениеләре вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International