"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Гомер көзе» программасын актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.
2019 елның унөченче июнендә Олыяз, Манзарас, Лубян авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендэ яшәүче унсигез социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “Гомер көзе” программасы буенча чара уткәрелде. Чара өй шартларында лекция рәвешендә узды. Лекциянең темасы: “Өлкән яшьтәге кешеләрнең дәрәҗәләре”.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тирә-якны белү мөмкинлекләре киңәйде һәм яңа алымнар барлыкка килде.