Россия көнен үткәрү кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр һәм китаплар уку үткәрделәр. Алар Россия тарихы һәм мәдәни традицияләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмәт белделәр. Бу чарада 65 социаль хезмәт алучы катнашты.
Әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнарның психик хәлен яхшыртырга ярдәм итә һәм кәефләрен күтәрә.