«Кече Сабантуй»

2019 елның 14 июне, җомга

«Кече Сабантуй»

Сабантуй-сабан бәйрәме, күңел ачу һәм хезмәт бәйрәме. Сабантуй-татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

         Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2019 елның 14 июнендә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Кече Сабантуй» чарасы уздырдылар.

Әлеге чараның максаты: төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту. Әңгәмәне үстерү, өлкәннәр һәм балалар белән ирекле аралашу күнекмәләрен үстерү, эмоциональ ярдәмчеллекне, уеннарны танып-белү кызыксынучанлыгын арттыру.

Нинди Сабантуй уеннар һәм ярышларсыз уза! Бүлекчә белгечләре балалар өчен капчык киеп йөгерү, йомырка һәм кашык белән йөгерү, «Җайдаклар», төз атучы, чүлмәк вату, «Бүләк» һ.б. күңелле уеннар оештырдылар.

 Бәйрәм күңелле, иркен шартларда узды, барысы да бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International