2019 нчы елның 10 нчы июне көнне “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 12 балигъ булмаган бала өчен Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Россия – туган илем" дигән дәрес үткәрде.
Максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, бала туган һәм ул яши торган урыннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; үз иленең тарихына һәм традицияләренә кызыксыну уяту.
Дәрес башында белгеч туган ил турында шигырь укыды, шуннан соң Россия шәһәрләре, туган илебез табигатенең төрлелеге турында сөйләде. Катнашучылар үзләренең якыннарының кайсы шәһәрләрдә, әби-бабаларының кайда яшәүләре турында уртаклаштылар.
Белгеч Россиядә 1992 елдан башлап ел саен дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә, бу бәйрәм РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көнне билгеләп үтелә дип сөйләде. Россия көне-азатлык, тынычлык һәм игелеклелек бәйрәме, ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны барыбыз да алып барырга тиеш дип искә төшерде. Дәрес ахырында белгеч балаларга “Сорау-җавап” уенын уйнарга тәкъдим итте. Балалар барлык сорауларга да хаталарсыз җавап бирделәр.