«Астра» тернәкләндерү үзәгендә видео дәрес үтте

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның  14  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары  өчен  “Табигый характердагы хәлләр вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре ” дигән видео дәрес күрсәттеләр.

 Әлеге дәреснең максаты  булып табигать күренешләре белән танышу һәм безнең як табигатен өйрәнү торды.

Дәрес барышында яшен, томан, яңгыр, ураган кебек табигый күренешләр, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз – үзеңне тору чаралары һәм кагыйдәләре җентекләп каралды.

Белемнәрне ныгыту өчен табигать күренешләре дигән төсле рәсемнәр белән видео материал күрсәтелде.

Балалар белән уен формасында давыл вакытында гадәттән тыш хәл уйнатылды.

Чарада 26 бала һәм 4 әни катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International