Нурлат интернат-йортында Кече Сабантуй узды

2019 елның 14 июне, җомга

      Бүген Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә кече Сабантуй узды. Матур почмакта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт бакчасында традицион уеннар үткәрелде. Милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны чагылдыручы бәйрәм күңелле уеннар, конкурслар, эстафеталар белән дәвам иттелде. Бу чарага килгән өлкән кешеләр бик актив һәм тату булдылар: ике командага бүленеп, аркан тарттылар, җырладылар һәм биеделәр, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Әбиләр һәм бабайлар шаярттылар, биеделәр һәм күңелле аралаштылар. Кече Сабантуйның барлык кунакларын ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова сәламләде. Үзе дә конкурсларда катнашты, якташларына көч биреп торды. Барысы да күтәренке рухта булды һәм бәйрәмнән канәгать калды. Ул чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International