ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

22.06.2019 ел Питрәч муниципаль районындагы " Шатлык «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 12 кешедән торган Казан Татар дәүләт «Әкият»курчак театрында булдылар. Театрда булу бик эмоциональ иде. Балалар зур кызыксыну белән театр бинасын, курчак холлында тәкъдим ителгән төрле спектакльләргә иллюстрацияләрне карадылар. "Принцесса Крапинка» әкияте 4 яшьлек балалар өчен билгеләнгән. Матур әкият декорацияләре, кызыклы спектакль һәм театр атмосферасы - болар барысы да балалар өчен театр сәнгате дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ачты. Һәм, әлбәттә, бары тик уңай хисләр генә калдырды.

«Без барыбыз да төрле» дәресләр курсы кысаларында 12 нче санлы социаль участокта «Толерант аралашу ысуллары» дигән төркемле дәресне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7-12 яшьлек 11 бала өчен үткәрде.  

22 июньдә Баулы шәһәренең “Берёзка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Безнең хәтерне еллар гына оныттыра алмас” исемле кичә үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Ретротерапия» программасы кысаларында, хәтер һәм кайгы көненә багышланган  «Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмый!» дигән патриотик чара оештырды.

Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше һәм Россия тарихының истәлекле даталары кысларында Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова социаль хезмәт күрсәтелүче 7-10 яшьлк 13 бала өчен “Бөек Ватан сугышында вафат булганнарга исәлек көне” дип аталган дәрес үткәрде.

 

        78 ел элек 22 июндә иртәнге сәгать 4тә Бөек Ватан сугышы башлана: фашистлар Германия Советлар Союзына һөҗүм итә.

  

2019 елның 22 июнендә   Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат – йортында тәрбияләнүчеләр белән тәрбиячеләре Галиуллина Н.Х. берлектә “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар. Алар Корсабаш авыл җирлеге мемориал тактасына чәчәк куйдылар.

Ике мең унтугызынчы елның егерме икенче июнь көнне Мамадыш муниципаль районының Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаштылар.

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина тарафыннан балаларны үзгәреп барган тормыш шартларына җайлашу турында тренинг үткәрде

            17 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан  уеннар уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International