«Толерант аралашу ысуллары». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

«Без барыбыз да төрле» дәресләр курсы кысаларында 12 нче санлы социаль участокта «Толерант аралашу ысуллары» дигән төркемле дәресне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7-12 яшьлек 11 бала өчен үткәрде. Максат: балигъ булмаган балаларны бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәтү, игътибарлылык, тирә-юньдәге кешеләргә карата түземлелек тәрбияләү.  

Дәрес “Хәерле көн, шалом, салют!” уеныннан башланды. Балалар бер – берсен гадәти булмаган ысул белән төрле халык телләрендә (алдан әзерләнгән карточкалар буенча) сәламләделәр. “Кем бу?” уенында балалар кәгазь битендә үз исемнәрен яздылар һәм яңа гадәти булмаган, кызыклы яки мөһим характеристика өстәделәр, ул аларның индивидуальлеген ассызыклады. “Сез ни дәрәҗәдә толерант?” тесты катнашучыларның тирә-юньдәгеләргә карашын аңларга һәм кирәк булганда, үз фикереңне үзгәртергә сәләтлелеген ачыклады. Мультфильм караганнан соң, аның буенча фикер алышу булды, белгеч балаларның игътибарын толерантлык ул безнең төрле булуыбызга кармастан бер-беребезгә яхшы гамәлләр кылу, башкаларны хөрмәт итү икәнлеген әйтте. Алган белемнәрне ныгыту өчен балалар «Дуслык» җыры музыка астында толерантлык символын уйлап таптылар һәм ясадылар.

Дәрес ахырында балалар әлеге дәрестә нинди яңалыклар белүләре, нәрсәгә өйрәнүләре турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International