22 июньдә Баулы шәһәренең “Берёзка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Безнең хәтерне еллар гына оныттыра алмас” исемле кичә үткәрелде.
Алабуга институтының тарих-филология факультеты студенты Резедә Кәримова 1941 нче елның 22-нче июнендә немец-фашист гаскәрләренең Советлар Союзына мәкерле һөҗүме турында сөйләде, Брест ныгытмасын батырларча саклау турында видеороликлар күрсәтте.
Бөек Ватан сугышында һәләк булганнарны1 минут тынлык белән искә алдылар.
Китапханәче Дания Хисамова “Бөек илем, изге көрәшкә күтәрел!” җырының видеоклибын күрсәтте, бу җырның сугышның беренче көннәрендә язылуы, ә Мәскәү өчен көрәш башлангач Бөек Ватан сугышы гимнына әйләнүе турында сөйләде. Аннан соң Бөек Ватан сугышы турында китаплар буенча блиц-күзәтү үткәрде һәм “Сугыш белән әсир ителгән балачак” баулы шәһәре һәм Баулы районы сугыш балаларының хәтирәләре язылган китап геройларының берсе Катифә Габидулла кызы Арсланова белән җтаныштырды. Аның авыр, фаҗигале балачагы турында сөйләде, килгәне өчен рәхмәт белдерде һәм үзе исеменнән “Хезмәткә дан” район газетасына 2019 нчы елның II яртыеллыгына язылу бүләк итте.
Кичәнең давамы Бөек Ватан сугышы турында викторина рәвешендә булды. Ял итүчеләр актив катнаштылар, сорауларга тиз җавап бирделәр. Чистай шәһәреннән килгән Данилов Н.И. җиңүче булды, аңа китап бүләк иттеләр.
Чара баян белән фронт җырларын җырлау белән тәмамланды.
Чарада 35 кеше катнашты.
.jpg)