Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы палаткалы лагерьда тормыш шартларына җайлашу темасына тренинг үткәрде.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина тарафыннан балаларны үзгәреп барган тормыш шартларына җайлашу турында тренинг үткәрде. Тренингның максаты- экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, киеренкелекне бетерүнең социаль-яраклы ысулларына өйрәтү, командада хезмәттәшлек итә белү, команда әгъзаларының уңышлы хезмәттәшлеге күнекмәләрен формалаштыру. Тренинг вакытында " Исемен яз"," Кар комы"," Одеяло", " Мин елан, елан…” һәм башка уеннар үткәрелде. Тренинг ахырында фикер алышу булды, отряд исем һәм девиз  сайлады .Әлеге чарада 23 балигъ булмаган бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International