2019 елның 22 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат – йортында тәрбияләнүчеләр белән тәрбиячеләре Галиуллина Н.Х. берлектә “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар. Алар Корсабаш авыл җирлеге мемориал тактасына чәчәк куйдылар.
Акциянең максаты: Россиянең героик үткәненә патриотик мөнәсәбәтне саклау һәм үстерү. Бүген илебез Бөек Ватан сугышы башлануның кайгылы көнен билгеләп үтә. 22 июль - Хәтер һәм кайгы көне.
Без бүген балалар белән митингта катнаштык. Алар тәрбияче тарафыннан сугышта һәлак булганнар турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Акция хөрмәтенә без балалар белән хәтер шәмнәре кабыздык . Барыбыз бергә һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Митингта катнашу балаларга бик ошады, митинг тәмамланыр алдыннан балалар белән бер минут тынлык игълан иттек һәм истәлек эчен фотога төштек.