“Бөек Ватан сугышында вафат булганнарга исәлек көне”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше һәм Россия тарихының истәлекле даталары кысларында Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова социаль хезмәт күрсәтелүче 7-10 яшьлк 13 бала өчен “Бөек Ватан сугышында вафат булганнарга исәлек көне” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, илнең тарихи үткәненә карата кызыксыну уяту.

Дәрес башында белгеч балаларга сугыш геройлары һәм аларның батырлыклары турында, Бөек Ватан сугышының ничек башлануы турында сөйләде (1941-1945 еллар). 1941 нче елның 22 нче июнендә Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн булуы турында сөйләде. Бу көн фашист тоткынында ятып калган, тылда ачлыктан вафат булган сугышчыларның барысы турында да искә төшерә. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, изге бурычларын үтәгән һәркем өчен бөтен халык кайгы кичерә. Бу көнне шәм кабызу, һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу белән төрле истәлекле чаралар уза.

Аннан соң белгеч балалардан алар хәтерли торган, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, анда катнашучылар турында искә төшерүләрен, булса алар  турында сөйләүләрен сорады. Викторина барышында балалар истәлекле даталар, вакыйгалар һәм Бөек Ватан сугышы фильмнары буенча сорауларга җавап бирделәр.

Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балалар  файдалы итеп вакыт үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International