Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Ретротерапия» программасы кысаларында, хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмый!» дигән патриотик чара оештырды.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган туганнарына һәм якыннарына рәхмәт хисләре белдерү төрле буыннар арасында элемтәләрне саклау.
Чараныбелгеч 22 июнь – Россия тарихында истәлекле дата, Хәтер һәм кайгы - Бөек Ватан сугышы башлану көне турында искә төшерде. Әлеге чара социаль хезмәт алучы Зирак Садыйковның Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының уникаль фоторәсемнәре белән үрелеп барган фотокүргәзмә дәвам итте. Ул шәхси гаилә архивыннан алынган фотосурәтләрдән файдаланып, аларның сугыштагы батырлыклары һәм шул еллар авырлыкларын җиңеп чыгулары турында горурланып сөйләде.
Чарада катнашучылар, Зирак Садыковның баян аккомпанементына кушылып, безнең сугышчыларны салкын кичләрдә җылыткан һәм батырлыкка рухландырган «Землянка» дигән җырын бергәләшеп җырладылар. Социаль хезмәт алучылар, аның шул ук баян башкаруындагы, күренекле композитор Георг Гендельның “Пассакалья” исемле иң тирән күңел кылларына кагылышлы искиткеч әсәрен тыңладылар.
Чара, яшь социаль хезмәт алучыларны да кызыксындырып, җылы һәм күңел атмосферасыда узды, Фикер алышканда, катнашучылар Зиракның фотосүрәтләрен һәм әтисе бүләк иткән баянның тарихи кыйммәтен бәяләделәр. Алар фотосүрәтләрне, гаилә фотоальбомнарын, туганнар белән элемтә тарихы буларак сакларга һәм буыннан-буынга бабаларыбызның, халкыбызның батырлыгы турында истәлекне билгеләп үтәргә кирәк дигән уйда калдылар.
Чарада 18 кеше катнашты.