2019 елның 21 июнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы ведомствоара вәкилләре белән берлектә “Романтик” җәйге лагеренда 7 станциядән торган профилактик квест уены уздырды.
«Хәтер һәм кайгы көненә» багышланган матәм митингында катнашу.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты " хезмәткәрләре "Хәтер һәм кайгы көне"нә багышланган "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
2019 елның 20 июнендә Теләче муниципаль районында "Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. тарафыннан консультатив көн үткәрелде.
2019 елның 21 июнендә Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Мәрдәнова З. Х. һәм Хәкимова А. К. үз карамагындагы өлкәннәр белән «Гарденотерапия» технологиясен кулланып эш алып бардылар. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үсемлекләр аша психологик ярдәм күрсәтү тора. Чара барышында аларга бакча чәчәкләрен үстерү һәм карау буенча төрле киңәшләр бирелде, аларны үстерүдә яңа алымнар өйрәтелде. Өлкәннәр үзләре өчен уңай хисләр алдылар. Бу сәламәтлек өчен иң мөһим факторларының берсе булып тора. .jpg)
21 июнь көнне тәрбияче Мубаракова Э.В. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернатында "Хәтер көне" билгеләп үтелде.
2019 елның 18 июнь көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. һәм психолог Зиннатова Г.Р. Балыклы авылына социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар.
Һөнәри усеш мәктәбе эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен “Актив белем бирү формасы буларак эшлекле уен” дип аталган методик сәгать үткәрде.
2019 елның 21 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре ” дигән профилактик әңгәмә булып узды.