Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар оештырылды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

17 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан  уеннар уздырды.

           Чара балаларның зарарлы һәм файдалы азыклар турында күзаллауларын системалаштыруга, аларны дифференцияли белү күнекмәләренә, үз сәламәтлегеңне кайгырту ихтыяҗларын формалаштыруга; кеше организмының эше һәм үзенчәлекләре турында белемнәр алуга, игътибарны һәм хәтерне үстерүгә юнәлтелгән иде.

          Әлеге чарада 13 социаль хезмәт алучы  катнашты.

          Балалар белән очрашу уеннар белән үрелеп барды: “Минем көн”, “Гигиена кагыйдәләре”, “Ничек сәламәт үсәргә?”, “Файдалы һәм зарарлы азыклар” уеннары уйналды. “Төркемнәргә берләштерегез”, “Нәрсә үзгәрде?” биремнәре үтәлде,  “Витаминнар» дидактик уены һәм сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар әйтелде.

         Чара вакытында катнашучылар файдалы һәм зарарлы азыклар, витаминнар һәм шәхси гигиена кагыйдәләре турында яңа мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International