Хәтер һәм кайгы көнендә
78 ел элек 22 июндә иртәнге сәгать 4тә Бөек Ватан сугышы башлана: фашистлар Германия Советлар Союзына һөҗүм итә.
Бер сәгать эчендә миллионлаган гаилә өметләре җимерелә. Хәтер һәм кайгы көнендә безгә Җиңү китергән һәм киләчәк бүләк иткән совет кешеләре буыны алдында баш иябез. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз. 22 июнь көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар әлеге датага багышланган митингта катнаштылар. Әлеге кайгылы чарада катнашучыларның барысы да шул дәһшәтле елларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.