Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Салават күпере кебек...» дигән темага мультисенсор мохит ярдәмендә психокоррекцион чара үткәрде.
Театр-ул сәнгать хәзинәсе, әдәбиятка тартылу хәзинәсе. Бу-үзеңне танып белү һәм үз-үзеңне күрсәтү.
"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында өстәл спорт уеннары буенча ачык турнир узды.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән Чирмешән мемориаль үзәгенә экскурсия оештырдылар.
10.02.2020 елда Туктар Урдаласы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хезмәт ветераны Хөснетдинов Касыйм Гарип улы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Әлеге дата белән аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре котлады.
Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 10 нчы феврале көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала арасында «Туган тел безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән открыткалар ясау буенча мастер - класс үткәрде.
Мамадыш муниципаль районынын «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль технологияләр элементлары бик теләп кулланыла, аларның берсе «Рухи сәламәтлек» технологиясе. 07 февраль көнне Ишки авылына выезд вакытында, социаль эш буенча белгеч Костягина Г.З. чираттагы тапкыр әлеге технология буенча эш алып барды.
Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары балаларның шәхси тернәкләндерү планының үтәлешен карадылар, гаилә белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды.
Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә "Яшел үсеш " хезмәт терапиясе кулланып чәчәк үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр. Әлеге терапиянең максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрне бүлмә үсемлекләре белән аралашу аша социаль һәм хезмәт реабилитацияләү тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый.
Зур сугышның кечкенә геройлары
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 11нче февральдә фашист Германиясен җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Трофимова А.М. өлкән яшьтәге балалар өчен әхлакый – патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларының яшь пионерларының исемнәре белән танышу, туган ил тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан «Зур сугышның кечкенә геройлары»дигән чара уздырды. Реабилитантлар 12-14 яшьлек малайларның һәм кызларның батырлыклары турында видеороликлар карадылар, алар өлкәннәр белән беррәттән тылда гына түгел, ә алдынгы фронта да, партизан отрядларында да җиңүне «яуладылар».