ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан интернат-йортында  «Аш-су мәктәбе» 


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе
2020 елның 12нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Татарстан –бай ил” дип исемләнгән конкурслы уен ялы оештырды. Максат: -туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү; -туган якның табигый байлыклары белән таныштыру; - игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик һәм иҗади фикерләүне үстерү; -яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрдә яхшы мөгаләмә һәм әдәплелек тәрбияләү.

Яңа Чишмә районында пенсионерлар арасында шахмат-шашка турниры булып узды

             Тукай районы "Теләнче Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында спорт ярышлары  узды. Бәйрәмне «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе  оештырды.  Ярышны оештыруда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә ярдәм итте.

            Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган ата-аналар һәм балалар белән "Куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында "Гнездышко"приюты белгечләре белән берлектә чара уздырдылар.

2020 елның  12 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәрбиячеләр балалар белән  “Мин шәхси гигена турында нәрсә беләм?” дигән әңгәмә үткәрделәр.

12.02.2020 ел, чәршәмбе. Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның чираттагы гомуми җыелышы булып узды.  Анда  социаль хезмәт алучыларны яңа эшли башлаган хезмәткәрләр белән , туклануның һәм саф һавада булуның үзгәртелгән  графигы белән ташыштырдылар.  Социаль хезмәт алучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

 

ТАССРның 100 еллыгы һәм Түбән Кама муниципаль районында дуслык елы кысаларында 2020 нче елның 11 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Эльвира Нафикова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала арасында «Халыкара туган тел көне» дигән чара уздырдылар.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт ветераны, СССР мәгариф отличнигы, отставкадагы майор Янилкин Н.А. янында кунакта булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International