Саба муниципаль районында «Тургай» приютында «Теремок» театр түгәрәге эше

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Театр-ул сәнгать хәзинәсе, әдәбиятка тартылу хәзинәсе. Бу-үзеңне танып белү һәм үз-үзеңне күрсәтү.

Бүген "Тургай" приютында кече яшьтәге мәктәп балалары белән "Теремок" театр түгәрәге буенча "Айболит һәм җиде кәҗә" спектакле куелды.

Әлеге спектакль балаларда сәламәт яшәү рәвеше, көн режимы, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү турындагы белемнәрен театральләштергән эшчәнлек ярдәмендә формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Балалар берничә дәрес дәвамында бу чыгышка әзерләнделәр. Күпләрнең бу беренче тапкыр булса да, алар үз персонажларының мәгънәсен һәм характерын яхшы бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International