"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында өстәл спорт уеннары буенча ачык турнир узды. Мондый ярышларны берничә тапкыр уздыру Мамадыш халкы арасында зур популярлык казануын күрсәтә. Бүгенге ярышларны «Новус» - хөкемдар Хафизов Рамил , «Джакколо» - хөкемдар Хәсәнова Миләүшә, «Шаффлборд» - хөкемдар Хәйретдинова Лилия үз эченә алды.
Барлык судьяларыбыз да Татарстан чемпионатларының күп тапкырлар чемпионнары һәм көмеш призерлары.
Бу турнирда социаль хезмәтләр алучыларның барысы да катнашты.
Теләгән һәр кешегә өч уенда да катнашырга рөхсәт ителә. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Чарада катнашучылар бик күп күңелле тәэсирләр алдылар. Безнең хөкемдарларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт!