«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Салават күпере кебек...» дигән темага мультисенсор мохит ярдәмендә психокоррекцион чара

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Салават күпере кебек...» дигән темага мультисенсор мохит ярдәмендә психокоррекцион чара үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга мускул һәм психоэмоциональ хәлләрен киметергә, релаксация һәм рухи тигезлек торышына ирешергә, авырлыкларны җиңүдә үз көчеңне белергә һәм аңларга ярдәм итү.

Чара танышудан башланды. Үзләренең иң яхшы сыйфатларын билгеләп, аларны авырлыклар килгән очракта җиңеп чыгу юлларын табу максаты белән «Кояш нурларында» дигән күнегү үткәрелде. «Яртылаш», «Мускулларны йомшарту», «Сулыш гимнастикасы» дигән психогимнастик күнегүләр дә отышлы булды. Мультисенсор мохитен кулланып, «Салават күперен  күз алдыгызга китерегез...» дигән релаксация күнегүе үткәрелде. Фикер алышу вакытында катнашучылар мондый чаралар нерв киеренкелеген киметә, тынычлык, мәрхәмәтле булу тойгысы бирә, дип билгеләп үттеләр.

Релаксация нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы  кимеде, психоэмоциональ хәлләре яхшырды.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International