Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән Чирмешән мемориаль үзәгенә экскурсия оештырдылар. Музей хезмәткәрләре «ТАССР тарихы битләре буйлап»дигән темага бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле чара үткәрделәр.