ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Саттаров Зиннур Гаделҗан улының өенә бардылар.

       "Ветеран белән якшәмбе көне» проекты кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Лобачева Клавдия Ивановнага бардылар.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР тарихы буенча фотоальбомнар карау («Хатирәләр терапиясе») белән әңгәмәләр оештырдылар. Татар язучыларының Татарстан тарихы турында китапларын уку өлкән яшьтәге өлкәннәребезнең кәефен күтәрә, психологик халәтен яхшырта, күңелләрен үстерә.

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «11 февраль – Бөтендөнья авырулар көне " темасына әңгәмә үткәрелде.

Хат аша оныклар

Яңа Чишмә районы авылларында яшәүче 65 яшьтән һәм өлкәнрәкләрне  уңай шартларында район хастаханәсенә илтү һәм кире өйләренә кайтару өчен “Демография” милли проекты кысаларында “Олы буын” проекты яхшы мөмкинчелек бирә.

 2020 елның гыйнварыннан бүгенге көнгә хәтле бу проект буенча 192 кеше район хастаханәсенә китерелде. Китерүнең максаты – диспансеризацияүтү.

2019 елның 10 февралендә, Зирекле авылында яшәүче, социаль хезмәт алучы Хасанова Нәсимә Фәтыйх кызы үзенең 80-яшьлек юбилеен  билгеләп үтте. Юбилярны котларга дип, аның янына “Кайгырту” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Порецкая Т.Н., социаль эшләр буенча белгеч Салихова Р.Р. һәм социальхезмәткәр Галиуллина Р.Р. килделәр. Алар  Нәсимә Фәтыйх кызына озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

     2020 елның 10 февралендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән « Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт»дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрде.  Викторинаның максаты: балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм аларның символикасы белән таныштыру. Балаларда фикерләүне, хәтер, сүз, күзаллауны  үстерергә. Үз республикасына карата кызыксыну тәрбияләү, Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары турында белү теләген үстерү.

2020 елның  11 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәрбияче җитәкчелегендә “Тәрәзә төбендәге бакча” дигән тикшерү эшенә старт бирделәр.

2020 елның 10 февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. 7 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «табигатьнең шикаятьле китабы»дигән Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрне Кызыл китапның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, Кызыл китап турында күзаллау формалаштыру. Кызыл китапка кертелгән  Россия үсемлекләре һәм хайваннары турында белемнәрне гомумиләштерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International