Мамадыш районының "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль технологияләр куллану

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

     Мамадыш муниципаль районынын «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль технологияләр элементлары бик теләп кулланыла, аларның берсе «Рухи сәламәтлек» технологиясе.

        Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына психоэмоциональ проблемалар, турыдан-туры аралашу җитмәү, физик сәламәтлекнең торышы, гадәти яшәү рәвеше югалу белән очраша. Еш кына депрессив расстройства шәхес, неврозда очрый. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категориядә эшләүче социаль хезмәткәрләр һәм социаль эш буенча белгечләрнең социаль-психологик эшчәнлегендә иң актуаль юнәлеш булып өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид шәхесенең эмоциональ халәтен кисәтү һәм коррекцияләү тора.

        07 февраль көнне Ишки авылына выезд вакытында, социаль эш буенча белгеч Костягина Г.З. чираттагы тапкыр әлеге технология буенча эш алып барды. «Рухи сәламәтлек» технологиясе буенча чаралар социаль хезмәт алучыларга бик ошады һәм алар анда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International