Зур сугышның кечкенә геройлары
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 11нче февральдә фашист Германиясен җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Трофимова А.М. өлкән яшьтәге балалар өчен әхлакый – патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларының яшь пионерларының исемнәре белән танышу, туган ил тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан «Зур сугышның кечкенә геройлары»дигән чара уздырды. Реабилитантлар 12-14 яшьлек малайларның һәм кызларның батырлыклары турында видеороликлар карадылар, алар өлкәннәр белән беррәттән тылда гына түгел, ә алдынгы фронта да, партизан отрядларында да җиңүне «яуладылар».