Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш ветеранын 95 еллыг юбилее белән котлау

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

10.02.2020 елда Туктар Урдаласы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хезмәт ветераны Хөснетдинов Касыйм Гарип улы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Әлеге дата белән аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре котлады.

   Шушы олы яшендә, тыйнак һәм якты кешегә карап, аңа 95 яшь тулуына гаҗәпләнәсең. Ул фронтка 1943 елда алына, 8 ел хезмәт итә, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын кичерә. Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хатыны вафатыннан соң унөч ел инде берүзе яши. Әмма аның йортында һәрвакыт кешеләр күп. Балалары, дүрт оныклары, ике оныкчыклары белән даими килә, еш кына авылдашлары һәм укучылар сөйләшергә яки киңәшләшергә гел киләләр. Касыйм абый һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барды, кешеләр арасында һәрвакыт позитив һәм бүген дә актив иҗтимагый тормыш алып бара. «Мондый яшьтә җәмгыять өчен файдалы булуына мин бик шат. Еш кына очрашуларга чакыралар, елмаючы йөзләргә карыйм, һәм бу мине бик сөендерә», - диде ветеран һәм кунакларга котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

  Касыйм Гарипович кебек кешеләр киләсе буыннар өчен үрнәк булып торалар – лаеклы тормыш һәм актив озын гомер үрнәге булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International