ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Әгерҗе бала тудыру йортында беренче бүләк җыелмасы тапшырылды

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программалары нигезендә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә өйрәтү буенча даими рәвештә дәресләр үткәрелә.

2020 елның  21 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугышның хатын – кыз йөзе түгел...” дигән дәрес узды.

Җәлил картлар йортында «ИЗО илендә» рәсем сәнгате буенча индивидуаль дәрес.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасында өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгыртуга юнәлдерелгән "Ветеран белән якшәмбе көне" социаль проекты  эшли. Әлеге проект кысаларында Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар отрядлары белән берлектә, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

Сәламәтлек – аерым кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Шул уңайдан «Веста» үзәге хезмәткәрләре 2020 нче елның 22 нче феврале көнне инде традициягә әйләнгән спорт бәйрәме - Сәламәтлек көне үткәрделәр. Максаты: хезмәткәрләрнең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә карата тотрыклы кызыксынуларын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

21.02.2020г.  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова Ватанны саклаучылар көненә багышлап кәгазьдән күләмле “Канәфер” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль участокта 15 бала һәм яшүсмер арасында «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Яшьтәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дигән дәрес үткәрде. Максат: төркем мәсьәләләрен хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тотуга өйрәтү, дөрес һәм дөрес булмаган аралашу күнекмәләрен ныгыту.

     Безнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен  җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк.

23 февраль – Россиянең Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиянең күп кенә кешеләре Ватанны саклаучылар көнен Кызыл Армиянең туган көне кебек кенә түгел, ә чын ир-ат – Ватанны саклаучылар көне буларак та билгеләп үтәләр. Илебезнең күпчелек халкы, армиядә хезмәт итү-итмәвенә карамастан, үзләренең якын кешеләрен ир-атларны бәйрәм белән котлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International