«Сәламәт хезмәткәр-уңышлы хезмәткәр». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

 

Сәламәтлек – аерым кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Шул уңайдан «Веста» үзәге хезмәткәрләре 2020 нче елның 22 нче феврале көнне инде традициягә әйләнгән спорт бәйрәме - Сәламәтлек көне үткәрделәр. Максаты: хезмәткәрләрнең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә карата тотрыклы кызыксынуларын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Күңелле, саф һавада «Сәламәт хезмәткәр-уңышлы хезмәткәр» шигаре астында спорт – күңел ачу бәйрәме узды. Теләге булган кешеләр чаңгыда йөри, тимераякта шуа, таудан тюбингларда шуа алдылар. Шулай ук белгечләр төрле спорт конкурсларында һәм викториналарда актив катнаштылар. Көн бер сулышта узды - барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Сәламәтләндерүдән тыш, мондый чаралар яхшы кәефкә, коллективта уңай психологик климат булдыруга ярдәм итә, стандарт булмаган шартларда үз сәләтләрен һәм талантларын ачарга һәм көч, чыдамлык, зирәклек, сабырлык кебек сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International