Әгерҗе бала тудыру йортында беренче бүләк җыелмасы тапшырылды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Әгерҗе бала тудыру йортында беренче бүләк җыелмасы тапшырылды

“Демография” милли проекты кысаларында Бимадан Надежда Петрова яңа туган сабыена бүләкләр алды. Әлеге бүләкләр җыелмасы аңа бала тудыру йортыннан чыкканда тапшырылды.

Алтынчы булып дөньяга килгән сабыйга Ангелина дип исем кушканнар. Ә бүләкләрне тантаналы шартларда халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова тапшырды.  

  • Бүген сезнең гаиләдә күңелле вакыйга. Бу уңайдан ихлас котлыйм. Имин һәм сәламәт булыгыз, – дип теләде ул.

2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тапшырылучы әлеге бүләкләр җыелмасы бала туган вакытка җан  башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Бүләкләр җыелмасында комбинезон-трансформер, балалар юрганы, уенчыклар, подгузниклар, халат, сөлге, пеленкалар һәм сабый өчен кирәкле тагын башка бик күп әйберләр бар.

  • Республика һәм район җитәкчелегенә мондый зур бүләк өчен мин бик тә рәхмәтле. Бу җыелмада ниләр генә юк?! Иң мөһиме – әлеге әйберләрнең барысы да кирәкле. Шуңа мондый бүләккә сөенеп бетә алмыйм. Бала тудыру йортыннан чыкканда ук кызыбызны әлеге җыелмадан яңа киемнәргә киендердем, – ди яшь әни.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International