ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

 “Үзгәрешләр җиле” клубы эше кысаларында риск төркемендә булган һәм хокук бозу кылган 15 яшүсмер өчен социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская «Без тыңлый беләбезме?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: яшүсмерләрдә бер-береңне тыңлау һәм ишетү сәләтен формалаштыру.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан  район үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына китерү һәм озату  б дәвам итә.

2020 елның ике ае эчендә медицина оешмаларына 511 кеше китерелгән. Март аенда 355 кеше китерү  планлаштырылган.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белдерүенчә үзәк белгечләре тарафыннан 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау оештырыла. Чараның максаты-яшь һәм (яки) сәламәтлеге торышы буенча төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару.

Тикшерү барышында өлкән яшьтәге гражданны өйдә йөреп чыгу акты тутырыла, һәр пенсионер белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм аларны алдаулардан кисәтү буенча инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр таратыла.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенә (84374) 33805 телефоны буенча шалтырата аласыз.

«Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улы янына бардылар һәм Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Волонтерлар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр.

 

 

Россия  Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы һәм Ватанны саклаучылар көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары Олеся Минһаҗетдинова һәм Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 18 бала өчен «Яхшы солдатлар» дигән квест - уен уздырдылар. Максат: патриотизм тәрбияләү, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм үзара ярдәмләшү хисен үстерү.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Балачак унъеллыгы кысаларында сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалауга, коллективизм, иптәшлек, үзара ярдәм хисен тәрбияләүгә, балаларда күзәтүчәнлек, зирәклек, тапкырлык, җитезлекне үстерүгә юнәлдерелгән «Россиядә Балачак унъеллыгы» дигән бәйрәм чарасы узды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «АУРА» социаль-тернәкләндерү клубы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, аппликация ясау буенча төркемле дәрес узды. Балалар белән чара 23 февральгә багышланган викторина белән башланып китте һәм сораулар тематикасы шушы бәйрәм белән бәйле иде. Бергә армия тематикасына үзенчәлекле сүзләр һәм гыйбарәләр белү буенча блиц-сораштыру сорауларына җавап бирделәр. Балалар солдатларның данлы җиңүләре, гениаль полководецларның исемнәре турында белделәр. Чарада катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар зур кызыксыну белән белгечләр ярдәмендә аппликация ясауга күчтеләр. Бу юлы балалар кулы белән «Кораблик»әзерләнде. Балаларның барлык вакыйгаларга реакциясен, аларның кызыксынуларын һәм дәрестән соң шатлыклы йөзләрен күзәтү бик дулкынландыргыч булды, алар үзләре белән булачак бәйрәм турында белемнәрен, «Кораблик» моделен һәм күңел җылысын алып киттеләр. Шул ук вакытта мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре белән күрше кабинетта психолог Габдрахманова Ф.М. «Игелекле йөрәкләр " клубы тарафыннан «Минем тормыш юлым. Минем уңышларым һәм уңышсызлыкларым» дип аталган чара уздырды. Чара уңай тәэсирләр, рухи халәтне гармонияләштерү һәм яңа энергия белән баету максатыннан релаксация сеансы белән тәмамланды.

2020 елның  25 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Колобок” аппликация техникасында кул хезмәте белән дәрес үткәрделәр.

21 нче фвраль көнне Азнакай районының мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Чараны Азнакай муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов А.Х. ачты. Бәйрәм чарасына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Аларга тантаналы рәвештә Жиңүнең 75 еллыгына багышланган юилей медальләре тапшырылды. Алар арасында өйгә йөреп ярдәм күрсәтү булекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар: Шәйхетдинов Касим Дәуләтша улы, Шакиров Нурулла Шәфикъ улы, Фатыхов Тәлгать Карип улы да бар иде.

“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International