«Ватанны саклаучылар көне» Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 февраль – Россиянең Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиянең күп кенә кешеләре Ватанны саклаучылар көнен Кызыл Армиянең туган көне кебек кенә түгел, ә чын ир-ат – Ватанны саклаучылар көне буларак та билгеләп үтәләр. Илебезнең күпчелек халкы, армиядә хезмәт итү-итмәвенә карамастан, үзләренең якын кешеләрен ир-атларны бәйрәм белән котлый.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да бу вакыйгадан читтә калмый. Тәрбияче Ахуҗанова Р.С. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән бәйрәмнең барлыкка килүе һәм аның тарихы турында әңгәмә-презентация үткәрде. Кызлар бу истәлекле көнне малайлар өчен котлау плакаты ясадылар һәм булачак Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International