21.02.2020г. “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова Ватанны саклаучылар көненә багышлап кәгазьдән күләмле “Канәфер” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: иҗади сәләтне үстерү, образлы фикерләүне формалаштыру, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну уяту.
Эш барышында белгеч кәгазьдән “Канәфер” чәчәген ясауның берничә ысулын һәм башкаруның эзлеклелеген күрсәтте. Катнашучылар, үз куллары белән күләмле чәчәкләр ясаганда, белем, осталык һәм күнекмәләр алдылар, Социаль хезмәт алучылар алган белем һәм күнекмәләрнең киләчәктә интерьер бизәүдә ярдәм итәчәгенә төшенделәр.
Мастер-класста 6 кеше катнашты