«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программалары нигезендә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә өйрәтү буенча даими рәвештә дәресләр үткәрелә.
Әлеге дәресләрнең төп максаты-инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, әлеге категориядәге гражданнарның гадәти әйләнә-тирәдә бәйсез яшәү шартларын булдыру, аларның социаль изоляциясен булдырмау, аларның мөстәкыйльлеген саклау, карауны гамәлгә ашыручы туганнарга һәм башка затларга максималь ярдәм күрсәтүне оештыру.
Дәресләр төркемнәрдә, йә яшәүчелшр бүлмәләрендә үткәрелә. Укуларны социаль эш буенча белгечләр, тәрбияче һәм медицина персоналы үткәрә. Дәресләр учреждение эчендә генә түгел, кибеткә, почтага, банкка, театрга бару да оештырыла.