Ветеран белән якшәмбе көне

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасында өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгыртуга юнәлдерелгән "Ветеран белән якшәмбе көне" социаль проекты  эшли. Әлеге проект кысаларында Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар отрядлары белән берлектә, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

 Түбән Биш урта мәктәбе волонтерлары  Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Л. Я. янында булдылар, йорт тирәсен кардан чистарттылар. Ветеран балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Шыкмай авылының тыл хезмәтчәне Низамова Гәнҗия әбигә дә социаль хезмәткәр һәм укучылар ярдәмгә килде. Алар өй җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.

Бу көнне балалар Куш  Елга авылында тыл хезмәтчәннәре Закирова Кәримә һәм Садыкова Гөлфания әбиләр яши торган ике йортта булдылар . Алар инде өй мәшәкатьләрен үзләре башкара алмый, аларны социаль хезмәткәр карый. Өлкәннәр балаларның килүенә һәм мондый ярдәмгә бик шат.

Көрәкләр белән коралланып, волонтерлар шунда ук эшкә кереште. Алар бердәм, төгәл һәм оешкан төстә эшләделәр. Балалар ишегалдындагы карны чистарттылар, сукмаклар салдылар. Волонтерлар ветераннарга  һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз, диләр.

  -Өлкәннәргә нинди дә булса ярдәм күрсәтә алуыбызга без бик шат. Бүген менә кар чистарттык, бу безнең өчен бер дә авыр түгел, ә өлкәннәр һәрвакыт та авыр физик эш эшли  алмый бит, - дип сөйли укучылар.

Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, рухи көч бирә. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә мәрхәмәтлек һәм өлкән буынга карата рухи игътибар тәрбияләүгә ярдәм итә.

 Түбән Биш урта мәктәбе директоры С.В. Иванов , ветераннарга ярдәм итү һәм алар белән аралашу балаларга илебез тарихы белән турыдан-туры бәйләнешне тоярга ярдәм итәчәк, дип саный.

           Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүгә, шулай ук яшь буынны тарих белән таныштыруга юнәлдерелгән бик күп акцияләр үткәреләчәк. Яшьләрне тарихка җәлеп итү мөһим, безнең буын яшьләренә   Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлап, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китереп, алар белән горурланып һәм аларга ярдәм күрсәтеп яшәү мөһим.

Без беркайчан да ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, аларның бөек батырлыкларын онытмаска тиеш, чөнки алар безнең тыныч күк өчен көрәштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International