2020елның 24 нче февраленда «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е. Г. 10 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, « Акыллы әйберләр шкатулкасы" дигән дәрес үткәрде.
Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчә формалаштыру. Сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы продуктлар, витаминнар һәм аларның кешеләр тормышында роле турында белемнәрне ачыклау һәм беркетү. Балаларның үз сәламәтлекләрен мөстәкыйль күзәтү, үз-үзеңне сәламәтләндерүнең гади алымнарын куллану сәләтен ныгыту.
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне-мөһим, тантаналы бәйрәм. Бу көнне без рус солдатын, офицерны, генералны, диңгезчене, очучыны — дөнья сагында торучыларны, яраткан Ватаныбызның чикләрен саклаучыларны хөрмәтлибез.
2020 елның 23 февралендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәп укучылары белән гадәти булмаган армия викторинасы үткәрде. Максаты: укучыларның рус армиясе тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтү.
Бурычлар: патриотизм, ил өчен горурлык, ил язмышы өчен җаваплылык, коллективизм тәрбияләү.
Алдыгы көннәрдэ Үзәк авыл җирлеге территориясендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. Үзәк мәдәният йорты базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин булачак сакчы» дигән чара үткәрделәр.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ягез әле, малайлар!» Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.
2020-нчы елның 21нче февраль көнендә Югары Утар балалар интернат-йортының тәрбиячесе Тимергалиева Ландыш җитәкчелегендә Ир-атларны котлау акциясе “Ватаным армия белән көчле” исеме астында шөгыль үткәрелде.
Җәлил картлар йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Игелек һәм хөрмәт көне"
2020 нче елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корыла. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында безнең халык чын батырлык күрсәтте. Күп кенә сугышчылар фронттан исән кайта алмадылар. Без рус солдатларының батырлыгы алдында баш иябез. Күпме генә еллар узса да, кешеләр яңадан безнең җиңүгә әйләнеп кайтачаклар.
2020 нче елның 20 нче феврале көнне Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 3 нче санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала арасында «Сугыш юллары» дигән кинолекторий үткәрде. Максаты: балаларда Ватанга мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык, аның батырлыкларына һәм тарихына хөрмәт тәрбияләү.
2020 нче елның 21 нче февралендә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында, Мамадыш муниципаль районының «Надежда» социаль приютында «Россиягә хезмәт итәм»дигән тантаналы чара узды
Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова Дан һәм хәтер елына багышланган “Ватанны саклаучылар көне” дип аталган чара үткәрде